Дөньяда ниләр бар?
21 февраль 2023, 09:58

Владимир Путин: Көнбатыш корбаннар белән исәпләшми

Көнбатышның агрессив сәясәте дөньяда күп корбаннарга китерде.

Владимир Путин: Көнбатыш корбаннар белән исәпләшмиВладимир Путин: Көнбатыш корбаннар белән исәпләшми
Владимир Путин: Көнбатыш корбаннар белән исәпләшми

Көнбатышның агрессив сәясәте дөньяда күп корбаннарга китерде. Шулай дип белдерде Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка аталган юлламасында.

        Президент Америка экспертлары мәгълүматларын мисал итеп китерде. 2001 елдан алып АКШ тудырган сугышлар аркасында 900 меңгә якын кеше һәлак булган, 38 меңнән артыгы качакларга әверелгән. Моның сәбәбе  кеше изалануларында трилллионнарча доллар акча эшләргә омтылу.

        Башка илләргә карата дошман образын тудырып, Көнбатыш илләре җәмәгатьчелек игътибарын икътисади, социаль проблемалардан читкә юнәлтергә тырыша.  30нчы елларда Көнбатыш Германиядә нацистларга властька юл ачты, неонацистлар кемнең варислары икәнлеген яшермичә, бүген дә Украинада нацизмга, русофобиячелеккә  котырталар.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас