

2021 елның декабреннән алып НАТО Украинага 1170 һавага каршы оборона комплексы, 440 танк, 1510 хәрби пехота машинасы, 655 артиллерия системасы тапшырган. Шулай ук 9,8 мең залп уты реактив системаларын, 9,8 мең ракета, 609 мең танкка каршы ату коралы һәм 1,2 миллион снаряд биргән.
Украина кулы белән Русиягә каршы сугышкан Америка һәм Евросоюз күпләп корал озатуын Русия каршында көч күрсәтү, тынычлыкка ирешү шартлары тудыру дип шапырынулы белдерүләр ясап торалар.
Бүген исә Украина Американың F-16 истребительләрен бирүен көтә. Шушы көннәрдә АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Украина хәрби көчләре мондый истребительләр белән эш итә белми, шуңа да ул аларга файда китерә алмаячак дигән фикерен белдерде.
Истребительләрен бирерләре-юкмы, анысын вакытын күрсәтер. Ә менә танклар җибәрәчәкләре ачык билгеле. Тынычлык турында сөйләшүләр алып барасы урынга, сугыш утын көчәйтәләр генә. Гел генә башка ил территориясендә сугыш алып барган Америкага, үз итәгенә ут капмагач, барыбер шул.
Фото:hdpic.club