Дөньяда ниләр бар?
21 февраль 2023, 08:13

Төркияне тагын селкетте…

19 февральдә Төркиянең Хатай провинциясендә  6,4 һәм 5,8 баллы җир тетрәгән.

Төркияне тагын селкетте…Төркияне тагын селкетте…
Төркияне тагын селкетте…

Җир тетрәү нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган, 213 кеше каза күргән. Җир тетрәү Сүриянең берничә районында, шулай ук Ливанда һәм Кипрда сизелгән.

         Моңа шаһит булучылар җир тетрәве алдыннан күктә чагу зәңгәр яктылык күргәннәр. Яктылыкны фотога һәм видеоларга төшергәннәр. Алар Интернет киңлекләренә таралды.

Бу нинди галәмәт икән соң? Галимнәр бу сәер яктылыкны әлегә аңлата алмыйлар. Ләкин алар җир тетрәве алдыннан атмосферада магнит һәм электр кырлары үзгәрүен билгелиләр.

Фото: regerdas.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас