

Көньяк Кореядә узган гасырның 80 нче елларыннан алып 65 яшькә җиткән пенсионерлар шәһәр транспортында бушлай йөрү хокукына ия. Ил гомер озынлыгы буенча дөньяда алдынгы урыннарның берсен били. Властьлар өлкәннәргә ярдәм итүне өстенлекле бурычларының берсеннән саный.
Илдә пенсионерлар саны зур тизлектә арта, бу исә ил бюджетына финанс йөк тә арта дигән сүз. Бәлки, әнә шуңа күрә дә, хәзер Көньяк Кореядә пенсия яшен арттыру турында фикер алышулар башланган. Илдә икътисад түбән төшә башлаган — инфляция тарихи максимумына — 24 процентка җиткән. Властьлар чыгу юлларын эзли башлаган. Алар — юлда йөрү хакын, ташлама бирү яшен арттыру.
Ил президенты Юн Сок Ёль президент вазифасына керешкәнче, бюджетны тәртипкә салырга вәгъдә иткән булган. Тик ул пенсионерлар кесәсенә керергә әзер түгел икән, чөнки сайлаучыларның төп өлешен пенсионерлар тәшкил иткән.
Көньяк Кореядә проблема тирәнәя барачак дип күзаллана. Ил халкының 18 проценттан артыгын 65 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр тәшкил итә. Фаразларга ярашлы, 2035 елга аларның өлеше — 30 процентка, 2050 нче елга 40 процентка җитәчәк. Былтыр Зур Сеул районында гына ташламага ия булучы 3,7 миллион пенсионерның метрода бушлай йөрүе 250 млн. долларга төшкән. Шуңа күрә өлкән яшьтәгеләргә бушлай йөрүны саклап калу өчен, 2015 елдан алып илдә беренче тапкыр, метрода йөрү хакын 30 процентка арттырырга булганнар. Тик бу очракта эш көчендәгеләрнең ачуын китермәсләрме?
Фото:v-otpuske.com