

Республикада яшәүчеләр 22 һәм 23 февральдә Венера, Юпитер һәм Айга соклана алачак. "Ике иң чагу планета, гомумән, күк җисеменең Кояш белән Айдан соң иң якты планеталары февраль кичләрендә көнбатыш офык өстендә бер-берсеннән ерак түгел түгел аеруча чагу янып тора. 22 һәм 23 февральдә аларга яшь Ай "урагы" өстәләчәк, шул рәвешле бу өч планета кызыклы конфигурация тудырачак", - диләр Уфаның планетариенда. Юпитер көз һәм кыш буе төнге күкне яктыртып торды. Әмма февральдә ул кичләрен бары тик көнбатыш офык өстендә генә күренеп ала да, төнге уникегә кадәр кереп югала. Венера Юпитердан яктырак, Кояш баегач, ул офык өстендә бик якты йолдыз булып күренә. Ай дәвамында планеталар акрынлап якынлаша һәм 2 мартта кушылмага керәләр. 22 февральдә Ай юка гына уракка охшап торачак. Киләсе кичне ай урагы бераз зураячак һәм айның көл төсенә керүен күзәтеп булачак.