Дөньяда ниләр бар?
21 февраль 2023, 08:19

Алмаларын кемгә сатарга белмиләр

Бу хакта илнең Бакчачылар союзы белдергән.

Алмаларын кемгә сатарга белмиләрАлмаларын кемгә сатарга белмиләр
Алмаларын кемгә сатарга белмиләр

Русиягә каршы кертелгән санкцияләр Польшаның алма базарына саллы зыян салган. Бу хакта илнең Бакчачылар союзы белдергән.

         Мәгълүматларга ярашлы, санкция чикләүләренә кадәр поляклар Русиягә ел саен миллионнарча тонна алма озаткан. Әлеге мәлләрдә Польша алмасын башка юнәлешләр буенча сатарга маташа, ләкин алар һич тә Русия базарын алыштыра алмыйлар. Шулай ук бакчачылар, электр энергиясенә бәяләр үсү сәбәпле, җимешне саклау мәсьәләсе белән дә иза чигәләр икән.

         Әлеге күңелсез хәлләр поляк фермерларын керем китермәгән алмаларны төпләү карарына китергән. Бер җәһәттән шунысын да әйтик, 2022 елда Русиядә Молдавия алмалары экспорты кимү дә 50 проценттан артып киткән.

Фото: finobzor.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас