

Мәскәү – Казан рейсы пассажиры Домодедово аэропортындагы самолетта җәнҗал оештырган. Бортпроводниклар кисәтүләреннән соң ул кинәт самолеттан очу полосасына йөгереп чыккан. Тышта аэропорт хезмәткәрләре белән сүзгә килеп, киемнәрен салган, билгә кадәр чишенеп ташлаган.
Соңрак ялангач ир шулай кылануын очарга курыкканлык белән аңлаткан.
“Вакыйга урынына килеп җиткән транспорт полициясе хезмәткәрләре пассажирны дежур частька алып килде. Рейс тоткарлыксыз очты. Ульяновскида яшәүче 1990 елгы ир үзенең бу тәртибен очарга курыкканлыгы белән аңлатты. Үз гаебен ул тулысынча таныды”, – диелә хокук саклау органнары хәбәрендә.
Җәмәгать тәртибен бозучыга карата административ протокол төзелгән һәм штраф билгеләнгән.
Очарга курыккач, ник поезд белән йөрмәскә? Адәм көлдерүләрен бөтен ил күрде инде...
Чыганак: lenta.ru