Дөньяда ниләр бар?
18 февраль 2023, 12:41

Сыйныфташы һөҗүм иткән кыз дәваханәдән чыккан

Исән-сау терелеп бетәргә язсын! 

t.me/ostorozhnodetit.me/ostorozhnodeti
Фото: t.me/ostorozhnodeti

Химкида сыйныфташы вәхшиләрчә пычак белән һөҗүм иткән 11 яшьлек Соняны  бүген, 18 февральдә, дәваханәдән чыгарганнар. Укучы кыз арытаба өйдә тернәкләнәчәк.

“Ул кичергәннәрдән чыгып әйткәндә, аңа афәрин диярлек. Болай кәефе әйбәт. Ул бик позитив һәм игелекле бала, шуңа күрә аның бар да әйбәт булырга тиеш. Бу хәлне җиңеп чыгачакбыз”, – дип сөйли Соняның әнисе.

7 февральдә 12 яшьлек Мильвира Соняны мәктәп бәдрәфенә чакырып алып, дистәләрчә тапкыр аңа пычак белән суга, йөзен, күкрәк читлеген, башын кискәли һәм яралый. Эчке органнарын ук чәнечмәсә дә, кыз бала күп кан югалтуы аркасында чак үлемнән кала. Аның исән калуы могҗизага тиң. Соняны санавиация вертолеты белән  Люберецк шәһәрендә озаталар. Анда операция ясыйлар. Һөҗүм итүче Мильвираның әнисе SHOT  Телеграм-каналына кызының тәртибендә һәм үз-үзен тотышында ниндидер тайпылышлар күрмәвен әйтә. Аның фикеренчә, бу вакыйгада “компетенциясе булмаган мәктәп психологы” һәм укытучылар гаепле.

Мәскәү өлкәсе омбудсмены Ксения Мишонова кызның терелеп чыгуы хакында  Телеграм-каналында болай ди:

“Безнең кечкенә героебыз Соня – өйдә. Хәзер инде иң начары артта калды. Тизрәк терел!” – дип язган Мишонова.

Дәваханәдән чыкканда Соняга Химки шәһәре башлыгы Дмитрий Волошин бүләккә йорт әрләне бүләк иткән. Фотода Соня шул әрлән читлеге янында. 

Чыганак: SHOT  Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас