

Швейцария полициясе эрегән бозлыкларда 1974 елда югалган Британия туристы калдыкларын ачыклаган.
Ирнең калдыкларын полициянең хәрби-һава көчләре белән берлектә Корбасьер бозлыгында оештырган эзләү чаралары вакытында тапканнар. Ирнең мәете глобаль җылыну сәбәпле бозлык эрегәч күренә башлаган.
Җирле властьлар табылган ир калдыкларын ачыклау өчен Британия полициясе һәм дипломатлар белән эшләгән. Ир – 1974 елның 31 декабрендә югалган 32 яшьлек Бөекбритания туристы, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
“Бөекбритания полициясе белән хезмәттәшлектә үткәрелгән ДНК анализы югалган кешенең шәхесен расларга мөмкинлек бирә”, – диләр полициядә.
Швейцариядә нибары 85 ел эчендә бозлыклар ике тапкырга кимегән. Нәтиҗәдә күп еллар элек һәлак булган кыяга менүчеләр һәм туристлар калдыклары күренә башлаган. Швейцария властьлары мәгълүматлары буенча, 1925 елдан алып тауларда 300дән артык кеше югалган. Соңгы берничә елда бозлыклар эрү сәбәпле күпсанлы кешеләр гәүдәләре табылган, шул исәптә 1942 елда югалган гаилә пары калдыклары да. Аларны 2017 елда тапканнар.
Чыганак: lenta.ru