Дөньяда ниләр бар?
16 февраль 2023, 07:35

Төрмәдән качар өчен сарык булып кыланган

Тапкыр арестант булган инде...

Jens Büttner / Globallookpress.comJens Büttner / Globallookpress.com
Фото:Jens Büttner / Globallookpress.com

Боливиянең башкаласы Ла-Пас шәһәрендә  каты режимлы төрмәдә утыручы ир, сарык булып кыланып, рәшәткә артыннан качмакчы булган, әмма тотылган.

“Үрмәкүч” кушаматлы Хосе Луис Халлисайя Диаз кеше үтергәне өчен 15 елга хөкем ителгән. Ул, сарык булып киенеп (!), төрмәдән качарга теләгән. Моның өчен сарык тиресеннән тегелгән куртка һәм кара төстәге чалбар кигән. Начар һава торышына да өметләнеп, чыгып качуымны беркем күрмәс, дип уйлаган ул.  

Диас үләннән дүрт аяклап  сакчылар постын уңышлы гына үтеп чыккан, соңыннан төрмә стеналарының берсе аша  менеп, иреккә чыккан.  

Сакчылар тиз арада җинаятьченең камерада юк икәнлеген күргәннәр. Күп тә үтми алар басу буйлап дүрт аяклап китеп барган “Үрмәкүч”не ачыклаган һәм камерага кайтарган. Качканнан соң аңа карата дисциплинар чаралар кулланганнар.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас