Дөньяда ниләр бар?
16 февраль 2023, 08:37

Төркиядә президент сайлаулары ничек үтәр?

Төркиядәге җир тетрәү илдә 14 майга билгеләнгән президент сайлаулары алдыннан сәяси көрәшне кискенләштергән.

Төркиядә президент сайлаулары ничек үтәр?Төркиядә президент сайлаулары ничек үтәр?
Төркиядә президент сайлаулары ничек үтәр?

Бу гамәлдәге президент Рәҗәп Эрдоганны авыр хәлгә куйган.

         Законга ярашлы, катаклизмнар аркасында сайлаулар үткәрү  вакытын вакытын үзгәртмиләр. Сугыш хәле килеп туганда гына моның рөхсәт ителүе мөмкин. Ничек кенә булмасын, экспертлар фаразлавынча, булачак президент сайлауларында ике каршылык: президент тарафдарлары һәм оппозиция яклылар маңгайга-маңгай чәкәшәчәк.

         Төркиядә бүгенге хәлләрне игътибарга алганда, оппозиция табигать салган казаны, һичшиксез, үз файдасына борырга тырышачак. Төркия икътисадында проблемалар тудырган  катаклизм нәтиҗәләрен илнең гамәлдәге президентына каршы борачаклары көн кебек ачык. Атап әйткәндә, Яхшы партиясе җитәкчесе Мераль Акшенер илгә килгән фаҗига аркасында быелгы президент сайлауларын 14 майдан 26 июньгә күчерергә тәкъдим иткән. Ә менә Төрек халык республикасы партиясе җитәкчесе Кемаль Кылычдароглу бернинди шартларда да  Эрдоганга сайлау көнен алыштыру һәм властен саклап калу мөмкинлеген бирмәячәкләре хакында белдергән.

         Өстәвенә, оппозиция көчләре вәкилләре, президент белән ярышкандай, каза күргән төбәкләрдән кайтып та кермиләр икән.  Алар җир тетрәгән төбәкләрдәге  халыкны сәяси үзгәрешләргә чакыра, властьны ришвәтчелектә һәм халыкны яклый алмауда гаепли. Бу җәһәттән Кылычдароглу җир тетрәү өчен түләнгән миллиардларча лир салым акчаларының кайдалыгын сораган.

         Шулай ук Төркия хөкүмәтенең 1960 нчы елдан алып җәелдергән төзелеш амнистиясе оппозициягә сайлау алды кампаниясендә өстәмә очколар җыю мөмкинлеген бирә.  Мәсәлән, тирә-як мохит һәм урбанизация министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, Төркиядә күпкатлы биналарның яртысы закон бозу юлы белән төзелгән. Биредә зиннәтле төзелешләргә карата да дәгъва белдерелә. Атап әйткәндә, Хатай провинциясендә 12 катлы «Ренессанс» торак комплексы җимерелгән. Комплексның архитекторы Мехмет Яшар Джошкунны илдән чыгып китәргә торган мәлендә Истанбул аэропортында кулга алганнар.

            Шулай итеп, Төркиядә җир тетрәү аркасында президент сайлау мәсьәләсе көннән-көн кискенләшә. Илнең әлеге президенты Эрдоганга алдагы президент сайлауларында җиңеп чыгар өчен үзенең алыштыргысыз булуын исбат итәр өчен зур көч кирәк булачак.

Фото: rx24.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас