Дөньяда ниләр бар?
16 февраль 2023, 09:23

Русия хәрби кораблары сакта

Русия Төньяк флотының тактик атом-төш коралы төягән кораблары 30 ел эчендә беренче тапкыр диңгезгә чыкты.

Русия хәрби кораблары  сактаРусия хәрби кораблары  сакта
Русия хәрби кораблары сакта

Русия Төньяк флотының тактик атом-төш коралы төягән кораблары 30 ел эчендә беренче тапкыр диңгезгә чыкты. Шулай дип белдерде Норвегия разведка хезмәте.

         Белдерүләренчә, Совет чорында Төньяк флот кораблары диңгезгә даими рәвештә тактик корал белән чыккан. Норвегия разведкасы раславынча, Украинада махсус операция башланган вакыттан алып Русия өчен атом-төш коралының әһәмияте янәдән өскә калыккан.

         Моңа кадәр Швеция оборона министрлыгы Русиянең атом-төш һөҗүменә әзерләнеп яткан. Илнең кораллы көчләре штабы начальнигы Микаэль Классон гамәлләрен: «Мәскәүнең әйткән сүзен үти торган начар гадәте бар»,— дип аңлаткан.

         Былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин  Русиянең атом-төш коралы ил иминлеге өчен тыеп тоту факторы булып тора, дип белдергән иде. «Мәскәү атом-төш коралына ия булуның тулы җаваплылыгын тоя һәм шуңа да аның белән селтәнергә җыенмый»,— диде ул.

 

Фото: topnews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас