

Бу хакта Русия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерде.
Спикер әйтүенчә, шул ук вакытта чит илгә киткән хатын-кызларыбыз Русиядә ана капиталы һәм ташламалар рәсмиләштерәләр икән. Володин ил җәмәгатьчелеге каршына: «Бу хатын-кызлар дөрес эшлиләрме соң?»— дигән сорау куйды.
14 февральдә Аргентинаның бәби көтүче русияле хатын-кызлар агымы артуына бәйле киңкүләмле тикшеренүләр башлавы билгеле булды.
Аргентина миграция хезмәтенең милли директоры Флоренсия Кариньяно белдерүенчә, Русиядән килгән 350-дән артык авырлы хатын-кыз арасында сораштыру үткәргәннәр. Аларның барысы да Аргентина гражданлыгы һәм анда яшәү урыны алу буенча ярдәм күрсәткән махсус консультантлар һәм агентлыклар хезмәтләрен файдалануларын әйткәннәр.
Кариньяно белдерүенчә, мошенниклар, бала тудыру буенча туристик пакетлар тәкъдим итеп, илгә Русиянең бәби көтүче хатын-кызларын хәйлә белән кызыктыралар икән. Русияле хатын-кызларының Көньяк Американың бу иленә соңгы срокларда килүләре билгеле. Алар Аргентинада бала туганнан соң ил гражданлыгын алу өчен җинаятьчел оешмаларага шактый сумма түлиләр икән.
Фото: vsegda-pomnim.com