

Кемерово шәһәрендә исерек ир, мәктәпкә кереп, очраклы кабинетка уза, парта артына утыра, укучының ручкасын тартып ала һәм берни булмагандай инша яза башлый. Белемгә тартылган, күрәсең...
SHOT Телеграм-каналы язуынча, таныш түгел ир 6нчы “Г” сыйныфына дәрескә кергән. Укучылар һәм укытучы гаҗәпкә калган: нишләп йөрисез монда, кем сез? “Карт укучы” 9нчы сыйныфка дәрескә керер идем, әмма кайда икәнлеген белмәгәч, 6нчыда утырам, дигән. Белемгә хокукларым бар, мин урта мәктәпне тәмамладым, дип тә өстәгән.
Бераздан Росгвардия килеп җиткән һәм ирне мәктәп бинасыннан алып чыккан. Әйткәндәй, мәктәп сакчысы ул көнне “больничный”да булган, аның урынына студент эшкә чыккан, ә студентка инструктаж укып тормаганнар...
Соңрак шәһәр хакимиятендә мәктәпне хезмәтләндерүче сак оешмасы белән килешүнең таркатылуын хәбәр иткәннәр.