

АКШ, разведчик-шар җибәргән дип, Кытайны гаепләп чыкты. Кытай исә һава торышы гыйльми тикшеренүләре өчен тәгаенләнгән аэростатның юлдан тайпылган булуы турында кат-кат белдерде. Аэростатны Америка хәрби самолетлары бәреп төшерде.
10 февральдә Америка истребителе Аляска ярлары тирәсендә очып йөрүче тагын бер билгесез объектны бәреп төшерде. Аннары 11 февральдә Америка истребителе Канада һава киңлекләрендә очучы таныш булмаган объектны шартлатты. 12 февральдә Канаданың Гурон күле өстендә йөзеп йөргән дүртенче шарны юк иттеләр.
Менә шулай ике ил, үзара тел белән алышып, белдерүләр ясады. Кытай чит ил эшләре министрлыгы, Америка аэростатларының башка илләрнең һава киңлекләренә очып керүе гадәти хәл дип атап, 2022 елдан алып Кытай һава киңлекләренә АКШның санкцияләнмәгән ун һава шары очып керүен белдерде. «Кушма Штатлар башта үзләре уйланырга һәм курсларын үзгәртергә тиешләр, яла ягып, конфронтация кабызмасыннар»,—диде Кытай чит ил эшләре министрлыгы.
АКШ үзәк разведка идарәсенең һәм милли иминлек агентлыгының элеккеге хезмәткәре Эдвард Сноуден бу хәлләргә карата: «Америка әлеге очучы объектлар тирәсендә ясалма ыгы-зыгы тудыра. Ул журналистларның игътибарын башка мөһим темалардан читкә җәлеп итәргә тырыша. Атап әйткәндә, «Төньяк агымы» газүткәргечен шартлату буенча тикшеренүләргә аяк чалу өчен»,—дип белдерде.
Америка властьлары җәмәгатьчелек һәм журналистлар игътибарын читкә тарту өчен күнегелгән иске алымын куллана. Америка генералы Глен Ван Хёркның һавада йөзеп йөрүче шарларның чит планета объектлары булуы ихтимал дип белдерүе аеруча көләсене китерә. «Без бәреп төшерелгән аппаратларны тиктомалга гына объектлар дип атамыйбыз, чөнки аларның ничек итеп һавада асылынып торуларын һаман булса ачыклап бетереп булмый»,—диде ул.
Гаҗәп бит, бәреп төшерелгән биш аэростатның берсе генә Кытайныкы, калганнарын башка планетадан очып килгән, имеш. Кеше ышанмастай хәбәрне дөрес булса сөйләмә дә соң…
Фото:9111.ru