

Кытайда яшәүче бер егетнең 17 яшендә хәтере начарая башлаган.
Өйдә куйган әйберләрен оныта икән, көн дәвамында булган вакыйгаларны исендә калдыра алмый, кичә нәрсә ашаганын, эчкәнен да әйтә алмый башлаган. Укуында да проблемалар килеп чыккан - егеткә дәресләрен әзерләү кыенлашкан.
Табиблар тикшергәч, аңарда Альцгеймер авыруы башлануы ачыкланган. Ә без хәтер начараюны картлык галәмәте дип кенә йөри идек, егет бу чирне "яшәрткән".
Белешмә. Альцгеймер авыруы — деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый. Беренче тапкыр 1906 елда алман психиатры Алоис Альцгеймер тарафыннан тасвирланган.
Фото: moderndaywomans.com