

Уфада яшәүче ир, дусты белән бәхәсләшеп, кадаклар йоткан һәм дәваханәгә эләккән. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин “Башинформ” агентлыгына сөйләвенчә, “батыр” ир ашыгыч ярдәм чакырткан һәм эче авыртуга зарланган. Аны дәваханәгә алып киткәннәр.
Дәваханәдә тикшерү үткәргәч, рентгенда табиблар ят әйберләр күргән, алар бер-берсенә тәре рәвешендә урнашкан һәм бәйләнгән булган. Компьютер томографиясе кадакларның эчәклек тышчасын зарарлавын күрсәткән, эчәклектәге массалар эч куышлыгына тарала башлаган. Нәтиҗәдә кабырга белән эч арасы эренләп ялкынсынган.
Табиблар ашыгыч рәвештә лапаротомия ясаган, аның барышында озынлыгы 8 см, диаметры 4 мм булган ике тимер таякны алган. Шулай ук ирнең юан эчәгенең яртысын диярлек алып ташлаганнар.
“Ирне дәваханәдән чыгардылар, бу вакыйга аның өчен генә гыйбрәтле булмас, дип ышанам”, – дип нәтиҗә ясаган Айрат Рәхмәтуллин.
Чыганак: bashinform.ru