Дөньяда ниләр бар?
10 февраль 2023, 15:53

Сукыр эчәгенә операция ясарга тиеш булганнар

Әмма 17 яшьлек кыз көтмәгәндә дәваханә бәдрәфендә бәби тапкан.

Ә.Бикмурзина.Ә.Бикмурзина.
Фото:Ә.Бикмурзина.

Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәрендә  яшәүче Алёна узган җәйдә 21 яшьлек Игорь белән танышкан. Яшьләр берничә ай дуслашып йөргән, соңыннан егет Ступинодан киткән. Әмма үзеннән соң “киндер-сюрприз” калдырган. Кыз йөклелек билгеләрен әллә ни сизмәгән, дөрес, ара-тирә саруы кайнаудан җәфаланган.

Шушы көннәрдә Алёнаның кисәк эче авырткан. Әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Кызны сукыр эчәге ялкынсынгандыр, дип, дәваханәгә  салганнар. Кабул итү бүлегендә үк Алёнаның кинәт тагын эче авырта башлый, ул бәдрәфкә йөгерә. Анда ул малай таба. Табиблар нәни улы белән хатынны бәби табу йортына илтәләр. Ул йөклелекнең алтынчы аенда булган.
Алёнаның әнисе сөйләвенчә, кызында йөклелек билгеләре булмаган. Әйе, ул гәүдәгә дә әллә  ни ябык түгел, киресенчә, түгәрәк кенә, шуңа булачак әнинең буй-сынындагы үзгәрешләрне сизмәгәннәр. Әле яшь әни белән сабые үзләрен әйбәт хис итәләр. Баланың әтисенә сораулары юк. Бүгенге көндә Игорь махсус хәрби операция зонасында, улын ул әле күрмәгән.

Сабый үзен әйбәт хис итә, диелгән. Йөклелекнең нибары  алтынчы (!) аенда  җитлекмичә туган бала үзен ничек  әйбәт хис итә ала  икән? 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас