Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2023, 18:12

Яшәү белән үлем арасында

Клиник үлем кичергән хатын тәэссоратлары белән уртаклашкан.

forums.ea.comforums.ea.com
Фото:forums.ea.com

Бөекбританиядә яшәүче Тина Хайнс клиник үлем кичергән.

2018 елның февралендә  Тина йорты тирәсендә егылган һәм  аның йөрәге туктаган. Ире Брайан, хатынында яшәү билгеләре күрмәгәч, йөрәк-үпкә реанимациясе ясый башлаган. Ике тапкыр ул аны “терелтә” алган. Әмма дәвахаанәгә барганда хатынның йөрәге тагын берничә тапкыр туктаган. Дефибриллятор кулланып  алтынчы тапкыр реанимация ясагач,  хатынның йөрәге тибеше тотрыклылана. Гомум алганда аның клиник үлеме 27 минут тәшкил итә.  

Ясалма комадан соң һушына килгәч, Хайнс бердә курыкмадым дигән. Һушында булмаганда күргәннәренә ул бик тә гаҗәпләнгән. Ул, имеш тә Аллаһ Тәгаләне күрүен сөйләгән.

“Мин искиткеч тынычлык һәм рәхәтлек тойдым. Иисус  миннән ерактарак колачын җәеп тора, ә аның артында күз алдына китерә алмаслык яктылык нурлары ялтырый иде”, – ди Тина Хайнс.  

Табиблар Брайанга хатынының баш сөяге-мие җәрәхәтләре булуы ихтимал дип кисәтеп куйган,әмма нибары бер көннән соң Хайнсның бар күрсәткечләре дә нормага килгән. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас