Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2023, 13:32

Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды

Агымдагы атна күңелсез хәбәрләр китерде: Төркия, Сүрия, Ливан, Ирак һәм Кипрда җир тетрәде.

Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды
Төркиядә иң көчле җир тетрәү булды

Иң көчле тетрәү Төркия белән Сүрия өлешенә туры килды.

         6 февральдә 7,8 һәм 7,7 магнитудалы җир тетрәүләрен 1939 елдан алып иң көчлесе булды дип атадылар. Гәзиткә кул куйган вакытта Төркия белән Сүриядә һәлак булучылар саны 15 меңнән артып китте.  Корбаннарның 12391-е — Төркиядә, 2992-се — Сүриядә. Сүриядә һәлак булучылар һәм каза күрүчеләр саны төгәл билгеле түгел, диләр. Чөнки илнең бер өлешен коралланган оппозиция үз контролендә тота.

         Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, ике илдә җир тетрәүдән 23 миллионга кадәр кеше каза күрүе ихтимал. Хәрабәләр астыннан кешеләрне эзләү эшләре дәвам итә.

         Җир тетрәүнең үзәге Төркиянең миллионнан артык кеше яшәгән Газиантеп шәһәрендә булды. Җир тетрәү авазлары Әрмәнстан белән Грузиягә кадәр барып җиткән. Газиантепта йөзләрчә йортлар җимерелде, шул исәптә, Рим империясе чорында төзелгән Газиантеп крепосте, Юнесконың бөтендөнья мирасына кертелгән Сүрия цитаделе (ныгытмасы).

         Төркиядә 12 февраль матәм көне көне итеп игълан ителде. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган ил җир тетрәүдән килгән зыянны ел буена бетерергә тырышачак дип белдерде.

Фото: dailysabah.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: