Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2023, 13:49

«Серле операция»нең очы табылган

Хәтерегездәдер, былтыр 27 сентябрьдә Балтыйк диңгезе төбеннән Германиягә сузылган «Төньяк агым» һәм «Төньяк агым-2» ике газүткәргече шартлатылды.

«Серле операция»нең очы табылган
«Серле операция»нең очы табылган

Соңыннан Германия тикшерүчеләре гаүткәргечләрне көнбатыш илләренең берсенең шартлатуы ихтимал дип белдерде.

         Русия шартлатуны АКШ оештырган дигән фикерен белдерде. Ак йорт вәкилләре һәм Үзәк разведка идарәсе Русия газүткәргечләре шартлавында АКШның бернинди катнашлыгы юк, бу ялган һәм бәла ягу дип белдерде.

         Һәм менә агымдагы атнада әлеге вакыйгага ачыклык керде.  Американың билгеле хокук яклаучысы һәм журналисты Сеймур Херш АКШның «Төньяк агым»дагы диверсиягә катнашлыгы бар дип язып чыккан. Журналист фикеренчә, операцияне АКШның хәрби-диңгез көчләре башкарган, ә бомбалар су асты көймәсе ярдәмендә куелган.

         Шартлату планын Америка президентының милли хәвефсезлек буенча киңәшчесе Джейк Салливан әзерләгән. План буенча фикер алышуда АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм аның урынбасары Виктория Нуланд катнашкан.

         Сеймур Хершның Америка властьларының «Төньяк агым» газүткәргечләрен шартлатуда катнашлыклары булуы хакындагы мәкаләсенә карата Русия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин фикерен белдерде. Ул АКШ президенты Джо Байденны «үзенең стратегик партнерларының энергетика инфраструктурасын җимерергә фәрман биргән террорчы» дип атады. Ул ачыкланган дәлилләр халыкара тикшеренүләргә һәм Байден белән башка җаваплы затларны җаваплылыкка тарттыруга нигез булырга һәм алар теракттан каза күргән илләргә компенсация түләргә тиеш, диде.

         Бу белдерүгә карата дөньякүләм билгеле оешмалар нинди фикердә соң? БМОның генераль секретаре офисында «Төньяк агым» газүткәргечләрен АКШның шартлатуы турындагы мәгълүматны раслый алмавын белдергәннәр.  Генераль секретарь урынбасары Фархан Хак оешманың Сеймур Хершның белдерүен тикшерү мөмкинлеге юк дигән.

         Бу вакыйгага әле нокта куелмаган. Русия аның очына ничек чыгар  — вакыт күрсәтер. 

Фото: finobzor.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: