Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2023, 15:00

Малайны җир тетрәп, 70 сәгать үткәннән соң коткарганнар

Балакайның ризыгы бетмәгән инде...

Малайны җир тетрәп, 70 сәгать үткәннән соң коткарганнар
Малайны җир тетрәп, 70 сәгать үткәннән соң коткарганнар

Адәм баласын ризык йөртә, диләр. Гомере бетмәсә, җан иясе нинди авыр шартлар туса да,  яшәячәк. Шуңа инандыручы тагын бер мисал - Төркиядә җиде яшьлек малайны җир тетрәп, 70 сәгать үткәннән соң коткарганнар.

    Адыяман шәһәрендә коткаручылар 7 яшьлек Әхмәтне хәрәбәләр астыннан казып алганнар. Иң гаҗәбе шул – хәлсезләнгән малай бераз тын алу белән коткаручыларга үзенең иртәгә мәктәптә – дәресләрдә  булырга тиешлеге турында кисәткән!

    ...6 февральгә каршы төндә Төркиядә 7,8 магнитудалы җир тетрәү булды, ул 1939 елдан бирле ил территориясендә иң көчлесе санала. Җир асты тетрәүләре Сүриядә, Кипрда, Грузиядә, Абхазиядә, Армәнстанда, Иракта һәм Ливанда сизелгән.

   Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә күп санлы үлемнәр аркасында гомуммилли матәм 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Илнең гадәттән тыш хәлләр идарәсе мәгълүматлары буенча, табигать бәла-казасы нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 12 мең кешедән артып китә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: