Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 февраль 2023, 13:44

Французлар урамнарга чыккан

Ил профсоюзлары кимендә 3 млн. кеше урамнарга чыкты дип саный.

Французлар урамнарга чыккан
Французлар урамнарга чыккан

Франция башкаласы Париж урамнарына 1миллионнан артык манифестант чыккан. Ил профсоюзлары кимендә 3 млн. кеше урамнарга чыкты дип саный.

         Протест акциясендә катнашучылар, Пенсия реформасына, шулай ук, ил президенты Эммануэль Макрон сәясәтенә каршы булуларын белдереп, плакатлар тотканнар. Эммануэль Макронның үз вакытында халыкка каршы сәясәте белән начар дан тоткан Бөек Британиянең элеккеге премьер-министры Маргарет Тэтчерга охшатып төшерелгән плакатлары да булган. Протест белдерүчеләр Макроннан пенсия яшен түгел, ә хезмәт хакларын арттыруны таләп иткәннәр. Мәгълүм булуынча, Франция хөкүмәте ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә пенсия яшен 62дән 64 яшькә күтәрергә планлаштырган.

         Хөкүмәткә каршы протест акциясендә төрле тармак: транспорт, энергетика, нефть эшкәртү өлкәсе хезмәтчәннәре, хәтта пенсия яшенә гаять ерак булган мәктәп укучылары һәм студентлар да катнашкан. Әлеге протест акциясе 1968 елда илдә  булган гайрәтле яшьләр бунтын хәтерләткән.

         Франциядә Эммануэль Макронның абруе түбәнгә тәгәрәгәннән-тәгәри.  Президент вазифасына керешкән чордан алып әлеге вакыттагысы иң түбәне булган. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты мәгълүматларына ярашлы, французларның чирек өлеше генә Макронның гамәлен тәнкыйтьләмәгән, 70 проценты аның реформасына каршы булуын белдергән.

Фото:golos.id

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: