Ул анда бик күп нәрсәләр сөйләгән, аңлашылуынча, күбрәге Украина кризисы тирәсендә тел чарлаган.
“Без НАТОны берләштердек һәм глобаль коалиция оештырдык. Бу Русиянең Украинада алып барган махсус хәрби операциясенә каршы тору өчен кирәк, без Украина халкын яклыйбыз”,— дигән.
Ул шулай ук Украинага ярдәм күрсәтү буенча Америка сәяси көчләре арасында фикер каршылыклары юк, бу мәсьәләдә бердәмлек саклыйлар дигән. АКШ Киевка никадәр кирәк, шулкадәр ярдәм күрсәтәчәк дип тә шапырынган.
Америка башка илләр территорияләрендә сугыш утын пыскытудан, илләрне бер-берсенә каршы котыртудан кайчан туктар икән?
Фото: rusnewshub.ru