Кытайның разведкалау аппараты АКШның төньяк өлешендә пәйда булган. АКШ оборона министрлыгы шарны бәреп төшергән. Пентагон башлыгы Ллойд Остин объектның АКШ президенты Джо Байден фәрманы буенча бәреп төшерелүен белдерде.
АКШның Кытай аэростатын юк итү вакыйгасы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең тотрыклануына зыян салды, диде бу хәлдән соң Кытай чит ил эшләре министры урынбасары Се Фэн. Пекин Вашингтонга әлеге гамәле өчен протест белдерде һәм дәүләтләр арасында киеренкелек тудыручы адымнар ясамаска чакырды. Кытай вакыйгалар үсешен игътибар белән күзәтә һәм үзенең мәнфәгатьләрен яклаячак, диде министр.
Кытайның ни өчен Кушма Штатларның һава киңлекләренә аэростат җибәрүен Америка сенаторы Марко Рубио үзенчә аңлаткан. Ул Пекинда ни эшләүләрен яхшы белгәннәр һәм Вашингтонның йомшаклыгына күрәләтә сигнал биргәннәр дип саный. Кремль бу җәһәттән фикерен белдермәде.
Фото:na-zapade.ru