Дөньяда ниләр бар?
8 февраль 2023, 17:47

Йөкле ана, җир тетрәгәч, җимерекләр астында бала тапкан (ВИДЕО)

Сүрия белән Төркия халкы  зур кайгы кичерә: 6 февральдә теркәлгән җир тетрәве нәтиҗәсендә барлыгы 10 меңнән артык кеше һәлак булган. 

Сүриядә йөкле ана, җир тетрәгәч, җимерекләр астында бала тапканСүриядә йөкле ана, җир тетрәгәч, җимерекләр астында бала тапкан
Сүриядә йөкле ана, җир тетрәгәч, җимерекләр астында бала тапкан

Коткаручылар Сүриядә җир тетрәү нәтиҗәсендә ишелгән йорт хәрабәләре астыннан яңа туган кыз баланы табып алган. Ана кеше сабыен җимерекләр астында тапкан, диләр. Нәнинең кендеге әнисе белән бәйләнгән булган, тик хатын ана булу бәхетен кичерә алмаячак инде,  баласына гомер бүләк итеп, үзе мәңгелеккә күзләрен йомган.

Интернетта бастырылган кадрлардан күренүенчә, коткаручылар тузанга тончыга язган сабыйны хәвефсез урынга күтәрләр.

Төркия чигенә якын урнашкан кечкенә Джиндерис  шәһәрендә әлеге бина ишелүеннән соң исән калучы бердәнбер җан иясе – шушы бала. Гаиләнең күршесе сабыйның кендеген кисә, ул һәм башка күршеләре бала белән якындагы Африн шәһәрендәге балалар дәваханәсенә ашыгалар. Сабый анда кювезда. Табиб Хани Мааруф сүзләренчә, яңа туган баланың тән температурасы төшкән, тәнендә кара янган эзләр хасил булган, әмма шулай да хәле тотрыклы.

Табиб Мааруф фаразлавынча, тән температурасы төшүен исәпкә алганда,  сабый аны тапкан вакыттан якынча өч сәгать алдан туган.  

Дөньядагы табигый бәла-казаларга күз салыйк та, булган көн-илебезгә шөкер итик. Җир йөзендәге һәркемне Ходай Тәгалә шундый кайгылардан берүк саклый күрсен. 

Чыганак: turan.az

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас