Дөньяда ниләр бар?
6 февраль 2023, 19:47

Аягы сынган килеш дүртенче катка менгән

11 яшьлек малайга рентген-кабинетка  кадәр баскыч буйлап мүкәйләргә туры килгән. 

newsae.runewsae.ru
Фото:newsae.ru

Пенза өлкәсендә аягы сынган малай дәваханәнең дүртенче катына кадәр мүкәйләп менгән һәм видеога эләккән. Вакыйганың видеосы җирле Телеграм-каналларның берсенә эләккән.

Видеоны малайның әнисе төшергәндер, диелгән. Ролик астындагы язмада бу хәлләр Бессоновка травмпунктында булуы әйтелгән. Кадр артындагы хатын-кыз тавышы “безне кабул итү бүлегендә ике бик ягымлы ханым каршы алды”, дип сөйли. Ханымнар укучы малайга бик яхшы мөгамәләдә булган, әмма арытаба ана белән улына дүртенче катка җәяү лифтсыз менәргә туры килгән.

Коридорлар буйлап мин 11 яшьлек баланы аркамда сөйрәдем, ә баскычлар буйлап аңа аягы сынган килеш мүкәйләргә туры килде. Мин аңлыйм инде, рентген-кабинетны беренче катка күчерү мөмкин эш түгелдер, ләкин бит лифтны тәүлек әйләнәсенә эшләрлек итеп оештырып буладыр?” – ди хатын.

Вакыйгага Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко игътибар иткән.  Ул бу очрак буенча хезмәт тикшерүе оештырырга йөкләмә биргән һәм рентген-кабинетны беренче катта урнаштырырлык итеп бинаны әзерләргә кушкан. “Медицина корылмаларының шулай урнаштырылуын, шул исәптән эш оештырылуын да абсурд дип саныйм, авыруларга төкереп карау дигән сүз бу”, – губернаторның Телеграм-каналында  шулай язылган.

Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсендә “Кулланучылар сәламәтлеге яисә гомере хәвефсезлеге таләпләренә туры килмәгән хезмәтләр күрсәтү” маддәсе буенча  җинаять эше кузгатканнар. Шул ук вакытта, тикшерү мәгълүматлары буенча, дәваханәдә малайга барлык тиешле медицина ярдәме дә күрсәтелгән.

Әлеге һәм моңа охшаш очракларда бер нәрсә генә күңелне кыра: шундый “кычкырып” торган видеолар төшермичә, проблемалар хәл ителми бездә. Кызганыч...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас