Дөньяда ниләр бар?
5 февраль 2023, 19:30

Улына Авокадий дип исем кушкан

Ата кеше ни өчен бу исемне сайлавын аңлаткан.

Улына Авокадий дип исем кушканУлына Авокадий дип исем кушкан
Улына Авокадий дип исем кушкан

Мәскәүдә яшәүче ата кеше ни өчен улына Авокадий дип исем кушуын сөйләгән. Авокадий исеме – 2022 елда башкалада иң гадәти булмаган исемнәр рейтингына кергән.

“Минем исемем Аркадий. Бермәл дустым белән урамнан китеп барганда ул миңа: “Авокадий, әйдә киттек!” – дип эндәште. Мин аңа: “Нәрсә? Син миңа Авокадий дидеңме?” – дип аптырадым. Бу хәл берничә ел элек булган иде. Дустымның Авокадий дип эндәшүе миңа кызыклы тоелды”, – дип сөйли Аркадий Авокадий исеме тарихын.

Улларына Авокадий исемен ир белән хатын бергә киңәшләшеп сайлаган. Документларда  баланың исеме Авокадий Аркадьевич дип язылган. Ата кеше үзе исә авокадо җимешен бик яратмый икән...

Авокадийдан тыш Мәскәүдә сирәк очрый торган Троян, Лавр-Космос, Лев-Август һәм Марк-Леон исемле балалар туган. 

Чыганак: Moslenta.ru

Фото: medvestnik.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас