

Мәскәүнең “Турандот” ресторанында туй бәйрәм иткәннәр. Бермәл кияү полициягә шалтыраткан да, мәҗлестә менә инде алты кеше якалашып китте, зинһар, бирегә килегез, ярдәм кирәк, дигән. Полицейскийлар ресторанга килеп җиткәндә инде бар да тыныч булган. Соңрак ачыкланганча, мәҗлес уртасында бер кунак кәләш янына барып утырган һәм аңа бәйләнгән. Кияү исә моны аңламый калган. Гомерендә тәүге тапкыр күргән бу кешене ул туйга чакырмаган.
Табышмакка җавап соңрак билгеле булган. Ул кичне ресторанда ике туй үткәргәннәр. Кунакларның берсе ару гына салганнан соң кәләшләрне бутаган: икесе дә ак күлмәктән, чибәрләр... Күңеле тулып, кәләшне ихластан котларга булган, янына барып утырган. Әмма шулчак аның йөзенә китереп сукканнар. Һәм башланган... Ахырда туй "традицияләре" буенча барысы да үзара сугышып беткәннәр. Аннары сөйләшеп, аңлашканнар. Кәләшкә бәйләнгән ир ике туйдагы яшьләр өчен дә тост әйткәч, өенә кайтып киткән. Беркемгә дә дәгъвам юк, миңа кем сукканны бөтенләй хәтерләмим, “чөнки кәефем яхшы иде” дигән ул.
Чыганак: lenta.ru
Фото: 5653335.ru