Дөньяда ниләр бар?
6 февраль 2023, 12:15

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәгән

Меңнән артык кеше үлгән. 

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәгәнТөркия һәм Сүриядә җир тетрәгән
Төркия һәм Сүриядә җир тетрәгән

Бүген Төркия һәм Сүриядә көчле җир тетрәгән. Күп биналар җимерелгән. Төркиядә 1014 кеше үлгән, 5 500е яраланган.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сүзләре буенча, үлүчеләрнең төгәл санын фаразлау әле мөмкин түгел. Бүгенге җир тетрәү (7,7 балл) 1939 елдан башлап Төркиядә иң көчлесе булды, дип белдергән ул. Ул вакытта 33 меңгә якын кеше һәлак булган, 100 меңгә якыны яраланган.

Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендә көчле (7,4 балл) җир тетрәү бүген иртәнге сәгать 4:17, Диярбакыр,  Шанлыурфа шәһәрләрендә бүген 15.00 тирәсендә булган. Төрле шәһәрләрдә 2824 бина җимерелгән, ул өемнәр астында кешеләр калган.

Моннан тыш, Сүриянең берничә шәһәрендә - Алеппо, Латакия, Хама һәм Тартус җир тетрәүдән зыян күргән. Сүриядә корбаннар саны 600 кешегә җиткән, 1684 кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә бу илнең сәламәтлек саклау министрлыгы.

Русия Президенты Владимир Путин бу ике илгә дә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

Төркия һәм Сүриядә җир тетрәгән
Төркия һәм Сүриядә җир тетрәгән
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас