Дөньяда ниләр бар?
6 Февраля 2023, 16:24

Русиядән чит илгә китүчеләрне нәрсә көтә?

Дөрес булса, соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә илдән миллионнан артык кеше чит илләргә чыгып киткән. 

informing.ruinforming.ru
Фото:informing.ru

Русиядә чит илгә киткән, РФ Хәрби көчләрен ачыктан-ачык дискредитацияләүче һәм Украинаны хуплаган русиялеләргә карата чаралар билгеләргә планлаштыралар. Бу мәсьәләне якын арада Дәүләт Думасында махсус төзелгән эшче төркем өйрәнәчәк. Бу хакта төркемне җитәкләүче Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская белдерә. 

Төрле чаралар каралачак - милекне конфискацияләүдән алып дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итүгә һәм интернетта контент таратуны тыюга кадәр.

Беренче утырыш февраль уртасында узачак. Фикер алышуда профильле ведомстволар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак дип көтелә. Эш нәтиҗәләре буенча төркем Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинга закон проекты статусын алырга мөмкин булган иң нәтиҗәле башлангычлар турында хисап тапшырырга тиеш булачак.

Чыганак: gazeta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас