Дөньяда ниләр бар?
6 февраль 2023, 16:02

Австралия урынына Америкага очкан

Шулай да була икән...

Thuy / UnsplashThuy / Unsplash
Фото:Thuy / Unsplash

АКШта яшәүче турист, Австралиягә очар өчен  арзанрак билет алырга  тырышкан-тырышкан һәм Сиднейны АКШның Монтана штатындагы Сидней шәһәре белән бутаган. Шулай итеп, ялы өзелгән.

Нью-Йоркта яшәүче Кингсли Бернетт Австралиянең Сидней пляжларында кызынмакчы булган. Җирле телеканалга сөйләвенчә, ир самолетка билет сатып алганда экономияләргә теләгән, шуңа барасы урынга (континентка һәм шәһәргә) ныклап игътибар итәр урынга ул хаклар өйрәнергә керешкән. Буталчык аэропортлар исемнәре аркасында да килеп туган. Австралиянең Сидней шәһәре аэропорты SYD дип аталса, Монтана штатындагы Сидней шәһәре аэропорты SDY дип аталган.

“Ап-ак кар белән капланган тау башын күрү белән  кәефем кырылды”, – дип тасвирлый үзенең хис-кичерешләрен Австралиягә барасы урынга илнең икенче ягына очкан америкалы.

Хатасын аңлаган Бернетт  бу хәлне төзәтергә тели,  проблемасын American Airlines авиакомпаниясе хезмәткәренә сөйли. Әмма билгеләнгән көнгә Австралиягә очып барып җитү мөмкинлеге булмый инде, шуңа ни чарадан бичара турист, Монтана штатында кунып, кире Нью-Йоркка очкан...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас