Дөньяда ниләр бар?
6 Февраля 2023, 10:52

75 кг терекөмеш сатмакчы булган

Тол хатын аны каян алган?

osteohondroz24.ruosteohondroz24.ru
Фото:osteohondroz24.ru

Совет заманында лабораториядән урланган серле капсула Подмосковьеның Можайск шәһәрен аякка бастырган дисәң дә була. СССР чорыннан калган бу хәвефле “мирас”ны гаражлар кооперативында обход ясаганда очраклы рәвештә участковый күреп калган.

 SHOT Телеграм-каналы язуынча,  47 яшьлек хатын сатарга маташкан капсулага 75 килограмм терекөмеш тутырылган булган. Хәвефле матдәнең бәясен ул 30 миллион сумнан куйган, хәтта сатып алучыны да тапкан. Аның белән очрашу билгеләгән.

Шул вакытта гаражлар арасыннан узып баручы участковый үзен шикле тоткан хатынга игътибар иткән. Сизгерлеге көчле булган, күрәсең,  хокук сакчысы тикшерү-оператив төркемне дә чакырткан. Ахырда гаражга хуҗа хатын барын да сөйләп биргән. Капсуладагы агулы матдәне сатып, ул шактый акча эшләргә теләгән. Бу химик матдә аңа 2016 елда үлгән иреннән калган.  Үлеменә кадәр ир “Правопорядок-центр” иҗтимагый үзәген җитәкләгән, хокук саклау органнары ветераннарына ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә терекөмешнең советлар чорындагы медицина лабораториясеннән урланганы билгеле булган. Галимнәр сүзләренчә, СССРда терекөмеш бик популяр булган.

Элек терекөмешне канализация торбаларын чистартудан алып, эч катуга кадәр дәвалаганда кулланганнар. Терекөмеш канга яисә тын юлларына эләксә генә зарарлы, ә ярты кашык эчеп куйсаң, берни булмый дигән имеш-мимешләр йөри иде. Советлар заманында нәрсә “начар” ята, барын да урлыйлар иде. Техникада да киң кулландылар терекөмешне: көнкүреш һәм сәнәгатьтәге термометрлары, батарейкалар. Хәзер  бу матдәне химик сәнәгатьтә катализаторлар рәвешендә генә кулланалар”, – дип сөйли “Терекөмеш хәвефсезлеге” агентлыгының директорлар советы рәисе Валерий Максимович.  

Терекөмеш тутырылган капсула хуҗасын тикшерә башлаганнар. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас