Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 февраль 2023, 11:00

Сабый кулына спираль тотып туган

Туасы җан булган инде...

ВКонтакте
Фото:ВКонтакте

АКШның Айдахо штатында яшәүче 20 яшьлек Вайолет Квик, бәбигә узмас өчен саклануга карамастан, кулына аналык эченә урнаштыра торган спираль тоткан бала тапкан. 

Вайолет 19 яшендә сөйгәне Джон Фрэнсиска кияүгә чыга. Якын арада яшьләр бала тапмаска карар итә, шуңа  хатын спираль ярдәмендә саклана.

Туйдан соң берничә ай узуга Вайолет күңеле болганудан иза җәфалана башлый. Йөклеме-юкмы икәнлеген белер өчен тест ясагач,  аның уңай булуы Вайолетны шок хәлендә калдыра. Тагын 6 (!) тест ясагач кына ул, саклануына карамастан, авырлы икәненә ышана.

Табиблар аңа йөклелекнең 7 атнасында икәнен хәбәр итәләр. Вайолет бәбине табарга һәм спиральне алдыртмаска карар кыла.

Гыйнварда Вайолет белән Джон әти-әни булалар. Аларның  Руди исемле уллары туа. Сабый кулына  спираль тотып туган. Бәби тудыру йортындагы табиблар һәм акушеркалар бу гадәти булмаган тамашаны күрергә дип Вайолет яткан палатага килгән.

Яшь ана улының спираль тоткан фотосурәтен социаль челтәрләрдә урнаштыра һәм миллоннарча караулар җыя. Вайолет посты астында кайсыбер әниләр шулай ук  көтелмәгән йөклелекләре алдыннан спираль кулланулары хакында язган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: