Дөньяда ниләр бар?
3 февраль 2023, 04:57

Сөннәткә утыртудан куркып, өйдән качкан

Аны 25 елдан соң гына тапканнар...

Сөннәткә утыртудан куркып, өйдән качканСөннәткә утыртудан куркып, өйдән качкан
Сөннәткә утыртудан куркып, өйдән качкан

Индонезиянең Клатон шәһәрендә яшәүче малай сөннәткә утыртудан курыккан һәм туган йортыннан 40 км ераклыктагы бер базарда яшәгән. 25 елдан соң гына ул әнисен күргән.

1998 елда, Агусу Ахмадига 12 яшь чагында, җирле гореф-гадәтләргә ярашлы, аны сөннәткә утыртырга тиеш булганнар. Малай бу процедурадан бик тә курыккан, шуңа өйдән качарга уйлаган. Дуслары белән ул Джокьякарта шәһәренә баручы автобуска утырып киткән. Анда Кепек базарындагы сәүдә нокталары арасында урнашкан.

Ахмадины урам сатучылары үстергән. Ашатканнар, авырганда дәвалаганнар. Ахмади базарда 25(!) ел яшәгән. Күптән түгел Ахмади белән Синьо никлы (ник - Интернет кулланучысының исеме) YouTube кулланучысы танышкан. Ул яшәр урыннары булмаган һәм психик авырулы кешеләргә ярдәм итү турында блог алып бара. Хатын Ахмади белән әнисен очраштырган. Ирнең әнисе 67 яшьлек Амини улын күргәч тә күз яшьләрен тыя алмаган. Ана кеше сөйләвенчә, уллары югалгач, гаилә аны эзләүгә бик күп вакыт һәм акчалар сарыф иткән. Агусуның сеңлесе туганын эзләшер өчен хәтта мәктәптәге укуын ташлаган. "Еш кына улымны сагынып төннәрен елап чыга идем", - ди шатлыгы ташкан ана. 

Шул гомер улы турында кайгырткан һәркем өчен безнең йорт ишекләре ачык, дип белдергән дистә еллар үткәч баласын табу бәхетенә ирешкән ана. Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас