АКШда яшәүче 6 яшьлек малай бик тәмле итеп тамак ялгарга уйлаган һәм берсе дә күрмәгәндә әтисе телефоны аша 1500 долларлык ризыкка заказ биргән. Безнең акчага әйләндергәндә - 100 меңнән артык.
Нинди генә кыйммәтле ашамлыклар алмаган ул! 13 меңгә "Королевские креветки", дичтәләгән кг Фри бәрәңгесе һәм дистәләгән туңдырма; 35 меңлек пицца; салатлар, шаурма һәм тавык бутербродлары да бар.
Курьерлар бер-бер артлы килеп, заказлар калдыра башлагач, Мейсонның әтисе шок хәлендә калган.
"Беренче курьер килгәч, адресны бутаганнар дип уйладым. Аннары берсе артыннан-берсе керә башлады. Телефоныма кереп караган идем, түләнгән сумманы күреп, акылдан яза яздым", - дигән ул.
Мин улыма болай эшләргә ярамаганын аңлатырга тырышканда, ул кулын күтәреп: "Әти, пеперони пиццасы килеп җитә микән әле, белмисеңме?" - дип сорагач, мин бу сөйләшүнең мәгънәсез булуын аңлап, чыгып киттем. Бу хәлгә көләргә дә, еларга да белмәссең, - дип сөйләгән малайның шуклыгы турында аның әтисе.
Ризык юкка чыкмасын өчен алар күршеләре белән дә бүлешкәннәр.