Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 февраль 2023, 20:33

13 яшьлек кыз бала абыйсыннан авырга калган

Әти-әниләре бу хәлне август аенда белгәннәр.

13 яшьлек кыз бала абыйсыннан авырга калган
13 яшьлек кыз бала абыйсыннан авырга калган

Мәскәү өлкәсендә яшәүче 13 яшьлек кыз үзеннән бер яшькә өлкән ике туган абыйсыннан авырга узган.

Кыз былтыр, ягъни 2022 елның маенда, Люберцы шәһәрендә абыйсына кунакка барган. Аларга икәү генә калырга туры килгән, әнә шул вакытта якынлык кылганнар. Көчләү фәлән булмаган - бырысы да үзара ризалык белән.

Әти-әниләре бу хәл турында август аенда, кызны медицина тикшеренүе үтәргә алып баргач белгәннәр. Сабый кыш азагында туарга тиеш.

Кызның да, малайның да әти-әниләре дәгъва белдермәгән, шуңа күрә җинаять эше дә кузгатылмый. Тик шулай да, бу хәл турында материаллар тикшерү комитетына тапшырылачак.

Фото: o-krohe.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: