

Кубань өлкәсенең Апшерон районында яшәүче Валерий исемле 22 яшьлек егет утын ярганда ялгыш кулын чабып өзгән. Башта нәрсә булганын аңламаган, шок хәлендә калган.
- Кан агуын туктату өчен якын-тирәдән җеп эзли башладым. Шуннан шланг табып, кулны бәйләп куйдым. Дустым мине хастаханәгә илтеп куйды, - дигән Валерий.
Үзәк район хастаханәсендә пациентка беренче ярдәм күрсәткәннәр, киселгән кулны махсус савытка консервлап, санавиация ярдәмендә край клиникасына алып киткәннәр. Ике бригада табиблар җиде сәгать дәвамында егеткә операция эшләгән. Буыннарын, кан тамырларын уңышлы ялгап куйганнар, пациент хәтта бармакларын да селкетә алган.