

Чиләбедә күп катлы йортларның берсендә ике каз фатирларда яшәүчеләрне коткыга салган. Казлар аркасында йортны тычканнар, тараканнар баскан, ә ачыксалар, бу кошлар җылыту батареяларына томшыклары белән суккалап, күршеләргә көн күрсәтми икән. Тузга язмаган бу "ферма"ны өч бүлмәле фатирында электрчы Антон Машков оештырган.
Авыл хуҗалыгын ул пандемия вакытында сагынып исенә төшергән. Изоляция вакытында онытылмас авыл балачагы хатирәләре аны урам буйлап яланаяк килеш күрше казлары куып йөртү мизгелләренә алып кайткан. Калганы Машков өчен томандагыдай булган... Кошларга күңелсез булмасын өчен ул ике йорт куяны алган.
Әмма Машковның күршеләре аның табигать белән ялкынлы мәхәббәтен тиешенчә бәяләмәгән. Бу "ферма" аркасында аларның фатирларын тычканнар һәм тараканнар баскан. Күршеләре полиция һәм идарәче компаниягә шикаять арты шикаять язганда Антон тагын да амбициозрак планнар белән яши. Тиздән ул казлар белән йорт куяннарына иптәшкә дуңгыз алырга ниятли.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы