

Американың Висконсин штатында Ребекка Килпс исемле 35 яшьлек укытучы ханымны 17 яшьлек укучысы белән мәхәббәте өчен өй айга төрмәгә утыртканнар. Бу хакта WFRV-TV хәбәр иткән.
Быел 25 гыйнварда үткән утырышта суд 35 яшьлек Ребекка Килпсны өч ай төрмәгә хөкем итте һәм 18 яше тулмаган затны көчләү эше буенча өч ел сынау вакытына хөкем итте.
2022 елның маенда уку йорты хезмәткәрләренең берсе полициягә укытучы ханымның 17 яшьлек яшүсмер белән романы турында хәбәр итә. Икенче көнне Килпсның ире дә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Ир үзенең телефонында хатынының яшь егет белән хат алышуын белеп калган. Ул смслардан күренүенчә, хатыны аңардан яшь сөйгәненә китәргә ниятләгән икән...
The Herald Times Reporter мәгълүматлары буенча, Ребекка гаебен таныган һәм суд белән килешүгә киткән, шуннан соң балигъ булмаган егетне көчләү турындагы авыр маддәләр җиңелрәккә алыштырылган.