

Америка Германиягә «Леопард» танкларын җибәрергә кушса, Германия исә АКШ «Абрамс»ларын җибәргәч кенә үзебезнең танкларны озата алабыз , дип аяк терәп каршы торды.
Шактый кызу бәхәсләрдән соң, Америка Украинага 30 дан алып 50гә кадәр «Абрамс»ын җибәрәчәген белдерде. Танкларының бу атнада ук Украинга килеп җитүе ихтимал.
Ник Американың үзенең танкларын озатасы килмәгән соң? Баксаң, АКШ «Абрамс»ларының Русия хәрбиләре кулына эләгү ихтималлыгыннан куркуга калган. Әлеге танклар Америка армиясе өчен үтә дә мөһим. Атап әйткәндә, «Абрамс» танкларының эче тулы сер, тышы да ышанычлы бронялы. «Хәрби танк — армия сөңгесенең очы. Әгәр ул дошман линиясендә калса, аның серләре куркыныч астында калачак»,—дип саный Америка сәяси аналитиклары. АКШ гаскәрләре танкларын үзләре хезмәтләндерә һәм зыян килгән хәлдә алар аны үзләре үк юк итә икән. Ә менә Украина солдатлары кулына эләккәч, аларның да шулай итәчәгенә ышанып бетмиләр. Өстәвенә, танклары аваиция ягулыгында гына эшли икән, аңа исә Украина кытлык кичерә.
Американың белдерүеннән соң, Германия канцлеры Олаф Шольц та ике дистәгә якын «Леопард»ын җибәрәчәген белдерде. Моннан тыш, Берлин Көнбатыш илләренә дә үзләрендә булган «Леопард» танкларын Украинага тапшырырга рөхсәт бирде. Германия, Польша һәм Финляндиядән тыш, Испания, Греция һәм Даниянең «Леопард»лары бар. Бөек Британия исә Украинага «Челенджер» танкларын бирергә әзер.
Әгәр Америка һәм Германия Киевка танкларын озатса, Русия хәрбиләре аларны Америка һәм Көнбатышның теләсә нинди коралын юк иткән сыман юк итәчәк, дип белдерде Русиянең Вашингтондагы илчесе Анатолий Антонов. Илче шулай ук АКШның Русиягә стратегик һөҗүм ясау омтылышларын ассызыклады. Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров шулай ук Русия космик көчләренең хәрби техника төялгән теләсә нинди йөккә законлы рәвештә төбәп атачагын белдерде.
Фото: 1zoom.ru