

Швециядә Төркиягә бәйле һәм илнең НАТОга керүенә каршы демонстрацияләр үткән. 21 гыйнварда Стокгольмда көрдләр акциясе дә үткән. Протест белдерүче көрдләр Эрдоган курчагын баштүбән асып куйганнар. Төркия Швециядән көрдләр акциясе протестын тәнкыйтьләү таләбен куйган. Моңа җавап итеп ультрауңнар сәяси партиясе җитәкчесе Расмус Палудан Төркиянең Стокгольмдагы илчелеге каршында Коръән китабын яндырган. Полицейскийлар уратып алган кешенең мөселманнарның изге китабын яндыруы Интернет киңлекләренә таралды.
23 гыйнвар кичендә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Швеция НАТОга керү өчен Әнкарадан ярдәм көтмәсен, дип белдерде. «Илчелегебез каршында мондый оятсызлыкка юл куючылар НАТОга керү буенча гаризаларына карата бездән ниндидер мәрхәмәтлек көтә алмый»,—дип белдерде Эрдоган. Ул Көрдистан эшчеләр партиясе (әлеге партия Төркиядә террористик булып санала, ул шулай ук Евросоюз һәм АКШның террор оешмалары исемлегенә дә кертелгән) символикасын кулланган көрдләрнең демонстрациягә чыгуына юл куйган Швеция властьларын тәнкыйтьләде. Швеция белән Финляндия үзләренең урамнары һәм проспектларында террор оешмаларына җәнҗал-гауга кубарырга юл бирәләр һәм шул ук вакытта алар НАТОга керү буенча Төркиянең гаризаларын хуплавын көтәләр. Әнкара һәм мөселманнарга тиешле хөрмәт күрсәтмичә, Стокгольм мондый ярдәмгә өмет итә алмый, диде Эрдоган.
Билгеле булуынча, былтыр майда Швеция белән Финляндия бергәләшеп НАТОга керергә гариза бирде. Төркиягә каршы санкцияләр керткән илләрнең НАТОга кушылуын хуплый алмыйбыз, дип белдерде Эрдоган. Шуннан соң Хельсинки, Стокгольм һәм Әнкара каршылыкларны бетерү буенча сөйләшүләр алып барды. Июнь ахырында Стокгольм белән Хельсинки Төркия хәвефсезлеген тәэмин итү, шулай ук корал сатып алуга гарантияләр бирү буенча үз 10 пункттан торган меморандумга кул куйдылар. Шуңа карамастан, Әнкара өчъяклы килешүне сакламауда Швециягә даими гаеп белдереп тора. Стокгольм исә гаепләүләрне кире кага.
Фото: rodinananeve.ru