

Япониянең Сайтама префектурасында чираттагы тапкыр кош гриппы теркәлгән. Вирус таралуы сәбәпле 3 меңгә якын үрдәкне юк иткәннәр.
Гомумән алганда, Япониядә кош гриппы аркасында 11 миллион кош юк ителгән. Бу былтырга караганда күбрәк. Экспертлар чир йоктыруның артуын күчмә кошларның гадәттәгегә караганда иртәрәк кайтуларына бәйләп аңлата.
Әйткәндәй, 2022 елның декабрендә Дагыстанда Каспий диңгезе ярында табылган үлгән тюленьнәр организмында да кош гриппы ачыкланган. Экспертлар кош гриппы аркасында Австралия кара аккошларының җир йөзеннән юкка чыгу куркынычы хакында чаң кагалар.
Фото: news.myseldon.com