Рязаньдә иреккә чыккан юлбарыс бер кешегә һөҗүм иткән.
Матильда кушаматлы кыргый җәнлек Рязаньнең Дягилево микрорайонындагы йорттан чыгып качкан. Рязань өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, ана юлбарыс һөҗүменнән бер кеше каза күргән. Ул уртача авырлыктагы хәлдә дәваханәгә озатылган.
Вакыйга урынына килгән Сукбай хайваннарны контрольдә тоту буенча үзәк хезмәткәрләре дротиклар ярдәмендә ана юлбарысны йоклатканнар.
“Полиция хезмәткәрләре тиз арада килеп җитте, территорияне уратып алды һәм гражданнар хәвесезлеген тәэмин итте. Юлбарысның кешеләргә һөҗүм итү очрагына юл куелмады. Хайваннарны тоту буенча махсус хезмәтне көтеп алдык, ул юлбарысны йокы даруы белән йоклатты”, – диләр Эчке эшләр министрлыгында.
Дягилево микрорайонындагы шәхси йорт хуҗалары Матильда кушаматлы ана юлбарысны өч ел ярымлап асрый. Кыргый мәче читлектә түгел, ә йорт эчендә корылган махсус вольерда яши.
Нигә кирәк инде йортта кыргый җәнлек асрау? Сүз юк инде бу очракта...
Чыганак: lenta.ru