Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 гыйнвар 2023, 12:18

Яңа башкала төземәкчеләр

Футуристик каланы төзү 60 млрд. долларга төшәчәк дип бәяләгәннәр.

Яңа башкала төземәкчеләр
Яңа башкала төземәкчеләр

Африканы ярлы континент дип атасак та, әнә Зимбабведа илнең башкаласы булачак бик заманча Киберсити шәһәрен төзергә план корганнар. Шуңа күрә хәзер Зимбабве властьлары төзелешкә акча салырга әзер булган инвесторлар эзлиләр икән.
Яшь шәһәр илнең бүгенге башкаласы Хараредан 18 километр арада төзеләчәк. Анда милли парламент биналары, президент сарае, илнең үзәк банкының штаб-квартирасы, югары суд, фонд биржасы һ.б. корылмалар төзеләчәк. Проектта күккә ашкан күпкатлы йортлар, сәүдә үзәкләре, йөзләрчә зиннәтле виллалар төзү дә каралган. Шулай ук кояш электр станциясе дә төзеләчәк. Әле Зимбабведа көн саен электр энергиясен 19 сәгатькә кадәр сүндереп торалар икән.
Шаджи Ул Мулка исемле миллиардер, инвестор буларак, проектка 500 млн. доллар салган. Бүгенге көнгә анда утызлаган вилла сатылган. Футуристик каланы төзү 60 млрд. долларга төшәчәк дип бәяләгәннәр. Инвестор Киберсити каласы төзелеп беткәч Дубай каласына охшаш булачак дип саный.
Кызганычка каршы, кайбер галимнәр яңа башкаланың төзеләчәгенә тирән шик белдерә. Илдә 244 процент инфляция дулый. Ә инде яңа башкала калкып чыгармы-юкмы, вакыт күрсәтер.

Фото: lavanda-alex.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: