Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
27 гыйнвар 2023, 00:46

Берничә ел суалчаннар аның бавырын ашап яткан...

Нинди генә чирләр юк  дөньяда!..

g-academy.ru
Фото:g-academy.ru

Чиләбе табиблары 5 ел буена бавырын паразитлар ашап яткан иргә операция ясаганнар. Ирнең бавырын суалчаннар зарарлаган.

Берничә ел элек ир сары чире белән дәваханәгә эләккән. Авыруның сәбәбе  альвеококкоз (бавырны зарарлаучы гельминтлар, вакытында сизеп калмаганда баш миенә һәм үпкәләргә кадәр таралу куркынычы бар)  булып чыга. Паразитлардан дарулар ярдәмендә генә котылу мөмкин булмый, шуңа ашыгыч рәвештә ирнең бавырының бер өлешен кисеп ташлыйлар. Зарарланган бавырның калган өлешеннән табиблар  үтне чыгарыр өчен трубка-дренаж үткәрә. Һәр өч ай саен иргә бу трубканы яңасына алыштырыр өчен дәваханәгә ятарга туры килгән.

2022 ел ахырында медиклар суалчаннар бу ирнең бавырын тулысынча ашап бетергән дигән фикергә килә. Әгъзаны суалчаннар белән бергә алып ташлагач, донор бавыры белән алмаштырганнар. Хирург Болат Сарсенбаев сүзләренчә, паразитар зарарлану аркасында бавыр трансплантациясен үткәрү  – Көньяк Уралда  тәүге очрак. 

Нинди генә чирләр юк икән дөньяда!

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: