Дөньяда ниләр бар?
26 гыйнвар 2023, 07:45

Өч килограмм чәч ашаган

Табиблар бик сәер операция ясаганнар.

Өч килограмм чәч ашаганӨч килограмм чәч ашаган
Өч килограмм чәч ашаган

Мәскәү тирәсендә бер шәһәрдә яшәгән 21 яшьлек кыз белән сәер хәл булган: табиблар аның ашказаныннан... бер йомгак чәч алганнар.

Хатын эче авыртуына зарланып хастаханәгә барган. Тикшеренүләр вакытында аның ашказанында трихобезоар - чәчләр булуы ачыклана. Аңа операция ясарга карар итәләр. Табибларның аптыравының чиге булмый: кызыкай үзенең чәчләрен йокып, гомум алганда 3 кг чәч ашаган.

Медицинада бу чир “Рапунцель синдромы” дип атала. Ул – психик авыру. Чәчләр ашказанда эшкәртелми һәм шунда җыелып бара.

Табиблар кызга психотерапевтта дәваланырга киңәш иткәннәр.

Чыганак: tatpressa.ru

tgstat.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас