+25 °С
Болытлы
Американың Канзас шәһәрендә булган бу сәер хәл. Полицейскийлар бер машина эчендә атып үтерелгән ир-атны тапканнар. Арткы урындыкта ау мылтыгы, винтовка яткан, ә янәшәдә эт утырган. Тикшерү версиясе буенча, аудан соң, ир мылтыгын машинасының арты ишеген ачып, урындыкка куйган, ә дүрт аяклы дусты очраклы рәвештә аягы белән баскан. Корал атып җибәргән һәм пуля ирнең аркасына эләккән. Ул урында җан биргән.
Менә шулай, гомерең кайчан һәм ничек бетәсен белеп булмый.