Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 гыйнвар 2023, 11:15

Аерылышудан курыкканнар

Балалар йортына эләгүдән куркып, әниләренең үлемен яшергәннәр.

riafan.ru Аерылышудан курыкканнар
Аерылышудан курыкканнарФото:riafan.ru

Мәскәү шәһәрендә йөрәк әрнетерлек вакыйга булган: Вьетнамнан Русиягә килеп эшләп йөрүче ханым вафат булгач, аның гәүдәсен туган иленә алып кайтып киткәннәр. Әниләре белән яшәгән ике – 15 һәм 10 яшьлек уллары Мәскәүдә калган.

Малайлар әниләренең үлеме турында беркемгә дә әйтмәгәннәр, үзләре кибеткә йөргән, ашарга әзерләгән, фатир өчен дә үзләре түләгән, мәктәпкә укырга йөргәннәр. Бер ай үткәч кенә малайларның берсе сыйныфташына серен чишкән. Дусты исә шундук укытучыга әйткән.

Балалар үзләрен депортацияләрләр, яисә бер-берсеннән аерып балалар йортына озатырлар дип курыкканнар.

Аларны балалар йортыннан бер гаилә тәрбиягә алган. 

Чыганак: www.ufa.kp.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: