+9 °С
Болытлы
Стәрлетамак янында трассада шаһитлар поши йөрүен төшереп алганнар.
"Башинформ" агентлыгына мәгълүм булуынча, поши машиналардан һич курыкмыйча Стәрлебаш тракты тирәсендәге юлдан ерак түгел йөргән. Дөрес, җәнлек юлга ук чыкмаган, ул трасса читендәге көрттән атлаган. Видео социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Әйткәндәй, кыргый җәнлекләрнең кешеләр янына чыгуы беренчегә генә түгел. Күптән түгел Бөрҗән һәм Белорет районында кешеләр янына селәүсеннәр чыккан.